Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

Россия ЮИД отрядлары оешуына 50 ел булса, Актанышның яшь юл хәрәкәте иминлеге инспекторларына 27 ел!

Актаныш районында ЮИД отрядлары ифрат актив эшләре белән күрше шәһәр-районнарга да үрнәк! ЮХИДИ Актаныш районы буенча профилактика бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтованың тырышлыгы һәм булдыклыгы, районның белем бирү йортларында яшь инспекторлар отрядларын җитәкләгән педагоглар белән матур итеп эшләве мактауга лаек!

                                    Бүген, “Яшьлек” үзәгендә ЮИД отрядларының 50 еллыгы уңаеннан зур тантана үтте. Ул бик күңелле итеп оештырылган иде. Чараны Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназиясенең ЮИД отряды һәм педагог-оештыручылар Алсу Хафизова, Миләүшә Аграпова белән берлектә Ләйсән Рәдиф кызы әзерләгән иделәр. Гимназиянең “Светофор” отрядының актив әгъалары Адилә Зыязетдинова һәм Айбулат Гәрәев тантананы алып бардылар.

Матур һәм истәлекле дата уңаеннан ЮХИДИ Актаныш районы буенча башлыгы Ренат Шәмсиевның тәбрикләү сүзләре ЯХИ тагы да зур уңышларга ирешү өчен дәрт-куәт өстәп җибәрде.
Күңелле һәм төрле кызыклы, мавыктыргыч уеннарга бай чара барышында без Ләйсән Мөхәммәтова белән дә сөйләшеп алдык:


Бүгенге чарада барлык мәктәпләр дә катнаша. Безнең районда 25 отряд үз эшчәнлеген актив рәвештә алып бара. 222 укучы шөгыльләнә. Бүгенге очрашу бигрәк тә ямьле. Киләчәктә дә бергә-бергә эшләргә язсын! 
Әлеге бәйрәм очрашуында 120 яшь инспектор катнаша.


ЮХИДИ юл хәрәкәте иминлеген пропагандалаучы бүлек, ЮИД отрядлары Актаныш районында 1996 елның 23 апрелендә оеша. Тәүге җитәкчесе Рәсимә апа Сәетова була, ул бу җаваплы вазыйфада 2 дистә елга якын тырыш хезмәт куя. 
Ул да әлеге тантаналы чараның түрендә иде. Ул болай дип үзенең эшләгән чакларын искә алды:


Пенсия ялыма чыкканыма 4 ел була, иң беренче, эш башлаган чакларда авырлыклар да шактый гына булды. Иң тәүге карлыгачлар, яшь инспекторлар Руслан Заманов, Илдар Әхмәтов, Миләүшә Мусина, Кристина Усманова иде. Алар Актанышның беренче санлы мәктәбе укучылары ул чорда. Алар 31 урта мәктәбе арасыннан башлап җибәрделәр.
Вакыт барган саен, сафлар тулыланып торды, Яр Чаллы һәм Казан шәһәрләренә дә ярышларга бара башладык. Татар Суыксу, Мари Суыксу авыларына велосипедлар да бирелде. Рәсем, инша, “Автобабай”, “Автотуташ” конкурслары да даими гамәлгә чыгарылып торды. Һәрбер мәктәптә, һәркайсы балалар бакчаларында тематик почмаклар ясалды, стендлар өләшенелде һәм эленде. Бер 3-4 балалар бакчасы калган булгандыр бу кирәкле җиһазларсыз.
Конкурсларда, бәйгеләрдә җиңүчеләргә костюмнар, жилетлар, кепка, кәләпүшләр бүләк итә идек. Сөбханаллаһ, күрәм, әлегесе көнне барлык ЮИДчылар да махсус киемнәрдә.
Иртән торып, караватны җыймыйча, юынмыйча, чәй эчмичә беребез дә чыгып китми өйдән. Менә шулай ук игътибарлы булып юл йөрү кагыйдәләрен дөрес итеп үтәсәк иде. 
Хәзер Актанышның 1нче мәктәбе янәшәсендәге юллар чатына светофор да куелды. Элек, без эшләгәндә юк иде. Шундагы юл кануннарына ваемсызлыкны күреп, балалар бакчаларына кереп ата-аналарга “Ник шулай     кыйланасыз, сабыйларыгыз белән бергә машинадан тапталасыгыз яки гарип каласыгыз киләме” дип оран салган вакытлар да булды. 
Сарман, Мөслим районнарыннан мисал адык, өйрәндек. 
Форсаттан файдаланып, барлык хатын-кызларны  якынлашып килгән бәйрәм уңаеннан котлыйм. Юлларыгызда һәрчак “яшел ут кына янсын”!


Чара бүләкләү мизгелләре белән аеруча күркәмләнде, Актаныш районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Шакирова, методистлар, 25 отряд җитәкчесе Рәхмәт хатларына лаек дип табылды. 
Сирина Рәдис кызы Закирҗанова, Теләкәй якларыннан рус теле һәм әдәбияты укытучысы, мәктәпнең ЮИД отряды җитәкчесе:


Без Теләкәйнең 9 еллык мәктәбеннән килдек, 4 укучыбызны алып төштек, алар үз яшьтәшләре арасында юл иминлеге кагыйдәләрен пропагандалыйлар. Конкурсларда, төрле чараларда катнашалар. ЮИД бик актив, ата-аналар белән тыгыз элемтәдә эшләргә тырышабыз, чөнки бергә эш алып барса кына, нәтиҗәләргә ирешү мөмкин! Стенгазета чыгарабыз бу тематикага багышлап. 


Нәгыйм Касыйм улы Хөҗҗәтов, Кәзкәйдәге кадет мәктәп-интернатының ЯХИ хәрәкәте җитәкчесе:


5нче сыйныфтан башлап отрядыбызда балалар мавыга. Балалар белән төрле кызыклы чаралар үткәрелә. Безнең мәктәптә, Аллаһка Шөкер, юл кагыйдәсен бозучы укучы берәү дә юк ул! Безнең авыл буеннан зур юл уза, хәрәкәтнең юнәлеше бик әһәмиятле!


Айзилә Шәкүрова, кадет мәктәбенең 9”А” сыйныфында белем ала:


Отрядта булуыма шатмын, бик яратып йөрим. Хаталары булган укучыларны кисәтәбез, үзебез үрнәк күрсәтергә тырышабыз!


Пучы төп гомуми белем бирү мәктәбенең отряды инспекторы, 5 “А” сыйныфы укучысы Зәлия Шәгалиева сөйли:


Без отрядыбыз белән балалар бакчасына да йөрибез, ветераннарга гөлләмәләр бүләк итәбез, гомумән активбыз. Мин узган елдан алып йөрим отрядта. Миңа отрядта бик ошый!


Менә шулай, Актаныш районының яшь юл хәрәкәте инспекторлары гаять актив, алар җәмгыятебезнең имин яшәешенә, яшь буынның юлларда акыллы йөрүенә үзләренең матур өлешләрен кертәләр.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев