Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

Сабыйлар өлкәннәр ваемсызлыгы корбаны булмасын иде

Җәйге каникулларның иң рәхәт вакыты. Гадәттә, балалар гына түгел, аларның ата-аналары да ял чорында тугарылып, иминлек кагыйдәләре турында онытып җибәрә.

Татарстан Республикасының ЮХИДИ башлыгы, полиция полковнигы Рөстәм Гариповка нәкъ тә шушы вакытта ата-аналарны, балаларны аеруча сак булырга, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра. 

2023 елда Татарстанда юл фаҗигаләрендә һәлак булучылар саны узган ел белән чагыштырганда 16га кимесә дә, гомуми фаҗигаләр саны 71гә арткан, 1807 авариядә 135 кеше үлгән, 2166 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.

Журналистлар белән очрашуда Рөстәм Гарипов балалар катнашындагы юл һәлакәтләрендә 8 сабыйның мәрхүм булуын, аларның һәрберсенең үлеме зур, авыр кайгы булуын ассызыклады. Тагын бер күңелсез сан- республикада агымдагы елның 7 аенда балалар булган аварияләр саны 3кә күбәеп 233кә җиткән. Яраланучы малайлар- кызлар 250, узган елга караганда 4кә артык сан бу.

Балаларга бакча, мәктәп яшеннән үк юл йөрү кагыйдәләре ныклап өйрәтелә. Әмма бүген алар өлкәннәр ваемсызлыгының корбаннары булып кала бирә. Юл-транспорт фаҗигаләрен анализлаганнан соң шул ачыклана: имгәнгән,  үлгән пассажир балалар махсус урындыкларга утыртылмаган яки  аларның иминлек каешлары эләктерелмәгән. Аварияләрнең өч төп сәбәбе- өлкәннәр юлда маневр ясаганда йөрү тәртибен сакламаган, автомобильләр арасындагы дистанция дөрес түгел һәм транспорт чаралары урнашу кагыйдәләре бозылган. 

ЮХИДИ белгечләре краштест ярдәмендә фаҗига нечкәлекләрен миллисекундларда ачыклаган. Автомобиль бәрелешендә иминлек каешы эләктерелмәгән бала машинаның алгы тәрәзәсеннән очып чыкканда йомшак уенчыкка тиңләшә икән. Никадәр көчле булса да олы кеше сабыйны тотып кала алмый. 2023 елда бала пассажир булган 105 юл-транспорт фаҗигасе теркәлә, аларда 6 бала якты дөнья белән саубуллаша, 119 нәни каты яралана.

-    Балалар креслосы- ЮХИДИ инспекторы протокол төземәсен өчен генә кулланыла торган әйбер түгел. “Галочка” системасы күптән артта калды. Безнең максат- фаҗигаләрне булдырмау, кеше гомерләрен саклау. Киләчәктә без бала креслосы булмаган машиналарны юлда йөрүдән тыярга уйлыйбыз. Әгәр тикшергән автомобильдә махсус урындык юк икән,  салондагы кешеләрне җәмәгать транспортына яки креслосы булган машинага күчереп утырту күздә тотыла,- диде Рөстәм Рамил улы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев