Синоптиклар фаразлавынча, Татарстан Республикасы территориясендә алдагы көннәрдә дә +30 градус тирәсендәге эсселек көтелә.
Эссе температураның организмга тәэсире нәкъ алкогольнеке кебек үк, ди ЮХИДИ белгечләре. Машина салонында температура югары булу сәбәпле, шофер тизрәк арый, игътибары читкә юнәлә, ялкаулык баса һәм йокымсырау барлыкка килә, ә бу исә юл-транспорт һәлакәте куркынычын арттыра.
Эссе, кызу көннәрдә автомобиль йөртүчеләрне түбәндәге киңәшләрне үтәргә чакырабыз:
-юлга чыкканда иркен кием кияргә кирәк;
— күбрәк сыеклык эчегез;
— машинагызны туктаткач, күләгә урынга куегыз;
— тәрәзәләрегезне махсус экран белән каплагыз;
— машина кабинагызны ветилятор белән җилләткәч кенә кузгалыгыз;
— балалар яки йорт хайваннарын салонда калдырырга ярамый!
Нет комментариев