«Светофор» оператив-профилактик чарасы бара
Республика күләмендә ЮХИДИ гамәлгә куйган чара 27 сентябрь — 6 октябрь көннәрендә уза.
Инспекторлар бу вакыт аралыгында машина йөртүчеләрнең һәм җәяүлеләрнең светофор сигналы һәм юл билгеләре кагыйдәләрен үтәвен тикшерүне көчәйтә.
— «Светофор» операциясен тормышка ашыру, иң беренче чиратта, юл хәрәкәте хәвефсезлеген арттыруга, юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә үлем очракларын һәм аянычлы нәтиҗәләрне киметүгә юнәлтелгән, дип билгели ЮХИДИ Актаныш районы буенча җитәкчесе Ренат Шәмсиев.
Барысы да аварияләр санын киметү өчен эшләнә. Иң кадерлесе — кеше гомере!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев