Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

«Умырзая» бакчасының юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү тәҗрибәсе күрше районнарга тәкъдим ителде

Бүген районыбызның мәгариф оешмалары республикабызның Тукай, Минзәлә, Түбән Кама, Әгерҗе, Алабуга , Башкортстанның Илеш районнарыннан килгән коллегаларына юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү тәҗрибәсен тәкъдим итә.

Актанышта "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны һәм укучыларны юлларда куркынычсыз тәртип кагыйдәләренә өйрәтү традицияләре һәм инновацияләре" темасына семинар-киңәшмә оештырылу юкка түгел. 

 

Районыбызда юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү елдан- ел югарырак баскычка күтәрелә. Балалар бакчалары, мәктәпләр, иҗат үзәкләрендә педагоглар тарафыннан бу уңайдан зур хезмәт куела. Әлеге уңышларыбыз республикада үрнәк. 

Семинар "Умырзая" балалар бакчасында башланып китте. Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт бюджет учрежденисенең Чаллы шәһәрендәге территориаль идарәсе җитәкчесе Резеда Гыйльметдинова, ЮХИДИның районнардагы пропаганда бүлеге мөдирләре, балалар бакчасы тәрбиячеләре иң элек бакчаның юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүгә багышланган күргәзмәсе белән танышты. 

Мөдир Эльвира Хәмитова "Умырзая" бакчасының педагогик эшчәнлеге турында сөйләде. 2014 елда төзелгән искиткеч мәһабәт бинада 95 бала тәрбияләнә. Аларга 14 педагог белем һәм тәрбия бирә.

Ике ел дәвамында өстенлекле юнәлеш итеп татарча мульфильмнар төшерү, ясау белән шөгыльләнгәннәр.

Быелгы уку елыннан исә юл йөрү кагыйдәләрен ныклап төшендерүне алмаксат итеп куйганнар. Шөгыль-дәресләрдә, иҗади якын килеп спектакльләр, тамашалар, башка чаралар аша балаларны юлда тәртипле йөрергә өйрәтәләр.  

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтүне өстенлекле юнәлеш итеп алган бакчага коллективына алдагы  эшчәнлеклрендә уңышлар теләде.

Юл йөрү кагыйдәләренә төшендерү районда күпьяклы, бердәм төстә алып барыла. ЮХИДИ  инспекторлары, мәктәпләр, балалар бакчалары профилактик чараларны даими үткәреп тора.

Әмма кагыйдәләрне бозу, юлларда имгәнү очраклары кабатлана, балалар травма ала, һәлакәтләргә дучар була. Җитәкчеләр кечкенәдән юл йөрү кагыйдәләрен сеңдереп, белеп үскән баларыбыз киләчәктә ялгышлар ясамас дигән өметтә:

 - Ата-аналар белән дә ныклап эшләргә кирәк. куркыныч транспортлар сатып алып балаларының гомерен куркыныч астына куялар. Яшүсмерләр мотоцикл, скутерлар белән фаҗигаләргә очрый. Бакчада, мәктәптә генә түгел, урамда йөргәндә дә балаларның юл кагыйдәләрен үтәмәвен күрсәгез, битараф үтеп китмәгез, кимчелекләрен төзәттерегез,- диде Дилбәр Миркасыйм кызы. 

 

Семинар эше балаларның тематик чыгышлары, дәресләре белән дәвам итте. Инглиз телендә "Урман җәнлекләре мәктәпкә бара" театраль тамашасын кунаклар бик яратып кабул итте.

Балалар остазлары Илүзә Муллахмәтова белән светофор төсләренең нинди хәрәкәтләргә рөхсәт бирүен күрсәттеләр. 

Резеда Низамова җитәкчелегендә исә нәниләр "Светофор сигналлары" спорт-күңел ачу дәресендә көчләрен, җитезлекләрен сынады.

Әлбәттә инде, юл йөрү кагыйдәләрен ничек белүләре дә бу дәрестәге бәйгедә ачык чагылды.

Хәзерге вакытта семинар эше "Умырзая"да бик уңышлы дәвам итә.

Көн дәвамында куналарыбыз сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта юл йөрү кагыйдәләре кабинетын ачу тантанасында катнашачак. Шулай ук балалар иҗат үзәгендә дә чаралар оештырыла. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев