Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Акча эшлим дип, бер тиенсез калган

Бөредә яшәүче 64 яшьлек ханым 6,5 миллион сум акчасыннан колак каккан.


Хатынга билгесез кеше шалтыраткан һәм үзен финанс менеджеры дип таныштырган. Ул аны акча эшләүнең ышанычлы ысулын кулланырга күндергән, һәм пенсионер хатын инвестицияләр исәбенә миллион ярымнан артык акчасын салган.

Акчаның артуын күзәтеп, хатын зуррак сумма кертергә карар итә һәм өч миллион сумлык берничә кредит ала. Әмма соңрак үсә барган процентлар яңа сумманы кертү өчен җитди аргумент булып тора һәм ханым танышларыннан янә ике миллион сум бурычка ала.

Тиздән ялган инвесторлар элемтәгә керми башлый, ә исәп-хисап ябыла. Хатын полициягә мөрәҗәгать иткән, хокук саклау органнары алдау турында җинаять эше кузгаткан.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев