Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Бәяләр чагышмаганда нишләргә?

Еш кына сатып алучылар товар сатып алганда чектагы бәянең киштәгә куелган бәядән югарырак сугылган булуы белән очрашалар. Бу очракта нишләргә соң?

Сатучылар гадәттә ценник дөрес түгел, бәяләр артты, алыштырырга гына җитешә алмадык, дип акланырга маташалар. Бу очракта закон тулысы белән сатып алучы ягында, һәм сатып алучы товарга акчаны  ценникта күрсәтелгәнчә түләргә хокуклы.   
 Бәяләрдәге аерма, ягъни аңлашылмаучанлык сатып алучының товардан баш тартуына һәм акчасын кире кайтарып бирүләрен таләп итәргә җирлек булып тора. Бу хакта Россия Федерациясенең  1992 елның 7 июленнән гамәлдә булган 2300-1 санлы “Кулланучылар хокукларын яклау турында” законның 12 нче матдәсендә ачык язылган. (Закон РФ от 07.02.1992 №2300-1 «О защите прав потребителей»). Кулланучы  ценникта күрсәтелгән бәя белән туры килмәгән  товар сатып алган очракта иң беренче чиратта сатучыга яки кибетнең администраторына мөрәҗәгать итәргә һәм суммадагы аерманы кире кайтаруларын сорарга яисә инде товардан бөтенләй баш тартырга кирәк. Әгәр дә сатып алучының таләбе үтәлмәсә, кулланучыга закон бозу очрагын теркәп алырга,  гомүмән алганда, ценник һәм товарны фотога төшерергә, чекны сакларга,  сатучы яки администраторга  чек копиясе белән фотографияне беркетеп язмача претензия белдерергә кирәк. Шикаять әлбәттә ике нөсхәдә төзелә  - берсе алу турында тамга белән администраторга бирелә, шикаятне алудан баш тарткан очракта, заказной хат белән юридик адреска юллана. Претензия рәсми төстә кабул итеп алынганнан соң 10 календарь көн эчендә каралып кулланучының таләпләре канәгатьләндерелергә тиеш.
Ярлыктагы (ценниктагы) бәя белән чектагы бәя аермасы – административ хокук бозу очрагы булып тора һәм аның өчен  Административ хокук бозулар кодексының 14.7 матдәсендә (ст.14.7 Кодекса Российской Федерации об административных правонарушениях) җәза каралган.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь испекциясенең Яр Чаллы территориаль бүлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев