Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Балагыз төнлә өйдәме- юк икән, җәза каралган

Балигъ булмаган балалар кайсы вакытка кадәр урамда йөри ала? Әлеге сорау җәйге каникул вакытында әти-әниләрне дә, балаларны да бердәй борчый.

             Балаларның җәйге ялын оештыру буенча хакимият бинасында уздырылган брифингта РФ Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлегенең балигъ булмаганнар һәм полиция участок вәкилләре бүлеге җитәкчесе подполковник Салават Котлыяров үз чыгышында нәкъ менә шушы сорауга ачыклык кертте. 

Реклама

 

         - 1 июньнән җәйге каникуллар башланса да, барлык балалар да коллектив ял урыннарына тартылып бетми. Күп вакыт балалар ялгызы кала, әти-әни эштә. Әмма ат-ана баласының кайда йөрүен һәм кем белән аралшуын белеп торырга тиеш. Җәйге каникул вакытында "Подросток-Яшүсмер" оператив профилактик операциясе уздырыла. 3 ай дәвамында санитария-эпидемиология хезмәткәрләре балаларның рәсми ял урыннарын тикшерә. Ә безнең структура вәкилләре тарафыннан су буйлары, парклар, уен һәм спорт мәйданчыклары, балалар бакчалары, мәктәпләр даими күзәтүгә алына. Бигрәк тә төнге вакытта  балалар һәм яшүсмерләргә игътибар арттырыла.  Чөнки балалар һәм яшүсмерләргә әти-әниләреннән башка, Татарстан Республикасының 71 законы нигезендә, 1 июньннән 31 августка кадәр 23.00 сәгатьтән соң урамда йөрү тыела.  Уку елы вакытында тыю 22.00 сәгатькә кадәр иде. Тәртип бозучы тоткарланса,  ата-анага административ беркетмә төзелә, баланың уку йортына хәбәр ителә. Шулай ук җәйге лагерьларда спиртлы эчемлек куллану, тәмәке тарту кебек күренешләр булса, ял итүчеләрдә электрон сигаретлар табылса да закон буенча административ җәза каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев