Актаныш

Finiko пирамидасына бәйле халыкка килгән зыян 1 миллиард сумнан арткан- хәзер шуны тикшерәләр

Россия Эчке эшләр министрлыгының тикшерү бүлеге хезмәткәрләре төркеме Татарстан башкаласына килде, алар Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы департаменты вәкилләре белән соңгы елларда халык арасында бик популяр булган Finiko пирамидасына бәйле җинаять схемасын тикшерә.

         Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча 2021 елның сентябренә кадәр Finiko китергән зыян 1 миллиард сумнан арткан. 
        Finiko буенча әлегә 7 кешенең эше тикшерелә. Пирамидага нигез салучы Кирилл Доронин Мәскәүдә судка кадәрге изоляторда, ә аның өч партнеры - Зигмунт Зигмунтович, Эдуард һәм Марат Сабировлар соңгы мәгълүматлар буенча Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә качып ята. Шулай ук, пирамиданың өч "йолдыз"ы- Лилия Нуриева, Дина Габдуллина-Әхмәтҗанова һәм Илгиз Шакиров кулга алынган. Алар шулай ук ​​Мәскәүдә судка кадәрге изоляторда.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: