Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Ике райондашыбыз таныклыктан коры калды, бу ир-егетләр 1,6 ел машина руле артына утыра алмаячак

     Татарстан Республикасы Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы хәрәкәтен тәэмин итү буенча Хөкүмәт комиссиясенең 2021 елның 11 февралендәге 1 санлы карарының 10 пунктына нигезләнеп, Актаныш муниципаль районы башкарма комитетыннан алынган мәгълүматлар  буенча ике райондашыбыз 1 ел да 6 айга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителде.

                    2022 елның 29 июнендә РФ КоАП 12.26 маддәсенең 1 өлеше буенча административ хокук бозу турындагы эш буенча ачык суд утырышы булды. Татарстан Республикасы Актаныш суд районы буенча 2 нче суд участогы җәмәгать судьясы карары белән гражданин Алмаз Сафин административ хокук бозуда гаепле дип танылды һәм автомобиль белән идарә итү хокукыннан 1 (бер) ел да 6 (алты) айга мәхрүм ителде. Әлеге гражданга 30 000 (утыз мең) сум күләмендә административ штраф салу рәвешендә административ җәза билгеләнде.

             12 июльдә булган суд утырышында Нияз Ханнановка карата да шушындый ук карар чыгарылды.

Комиссия сәркатибе Юлия Харисова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев