Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Кулланучы әлифбасы: тачкаларны ничек сайларга?

Дачада эш һәрвакыт кайный: уңыш җыю, төрле бакча мәшәкатьләре, зур йөк ташу, ә төзелеш башласаң, монда инде тачка алыштыргысыз корал. Әмма бик күп төрле вариантлар арасыннан иң яхшы бакча тачкасын ничек сайларга?

Товарны дөрес сайлау өчен аның функциональ мөмкинлекләрен исәпкә алу бик мөһим. Әйтик, Чаллының бер гаиләсендә, әти-әниләрен дача сезоны башлану белән котлап, балалары сюрприз ясарга карар кыла һәм аларга пластик тачка бүләк итәләр. Бакча тачкасын сайлаганда төп критерий – ул йөреп торсын һәм зур булсын. Тик, чынлыкта, барысы да җиңел генә түгел икән. Тышкы яктан бер-берсенә охшаш булуга карамастан, бакча тачкалары үз бурычлары һәм техник функционалы буенча бик күп аермаларга ия. Шуңа күрә бүләк иясе аны кулланырга ашыкмый һәм бүләк ителгән пластмасса тачканы корычка алыштырырга карар кыла. Эшләнмәнең дөрес материалын сайлау бик мөһим икән, чөнки һәр вариантның үз билгеләнеше бар: корыч - иң киң таралган тип. Сыйфатлы металл калынлыгы 0,8-1,5 мм булырга һәм буяу белән капланган булырга тиеш. Пластик тачка - иң ышанычсыз тип. Пластмасса тартмалар зур йөкләнешләргә түзә алмый. Аларда коелган яфракларны, ботакларны, җиңел чүп-чарны һәм җиңелчә уңышны ташырга мөмкин. Ачык ут һәм кайнар әйберләр янында, кояш нурлары астында, салкыннарда тотарга ярамый, югыйсә ул яраксызга чыгачак. Агач материалдан ясалганы - иң кыска гомерле тип. Агач вариантларны турыдан-туры куллануга караганда, декор элементы буларак кулланалар. Ә зур йөкләргә мондый хуҗалык арбалары түзми, һава шартларына да алар бик сизгер.
Бакча тачкасының формасы 2 төрле була:
Трапеция формасында – ул йөкне җиңел генә түгәргә мөмкинлек бирә.
Квадрат формасында — тачка эчендә йөкне сак урнаштырырга мөмкинлек бирә.
Аларның күләме төрле була: кечкенә (балалар өчен) һәм зур. Шуңа күрә эшләнмәнең максималь киңлегеннән калышмас өчен, барлык үтү юлларын һәм ишек аралыкларын, капка һәм юллар киңлеген үлчәргә кирәк. Шуннан чыгып, тачка күләмен сайлау җиңеләячәк.
Тачкаларның сыйдырышлылыгы литрларда үлчәнә. Гадәттә, бакча тачкасы күләме 65тән 130 литрга  кадәр.  Иң киң таралган йөк күтәрүчәнлеге - 70-130 кг. нан алып башлана.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең 
Яр Чаллы территориаль органы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев