Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

"Права"сыз үсмер егет кызларны машинада йөртергә уйлаган

Бу хәл күңелсез тәмамланган.

                    4 майда көндез Саратов өлкәсенең Татищев районында 17 яшьлек үсмер балигъ булмаган биш кызны машинага утыртып йөртергә алып чыгып китә. Үсмернең машина йөртү таныклыгы булмый. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Кызларга 13 яшьтән 16 яшькә кадәр. Алар Fiat Albea машинасында "Вязовка-Сокур" трассасы буйлап бара. Корсаковка авылына җиткәндә үсмер идарәне югалта, машина юл кырыена төшеп китә һәм әйләнеп каплана.

Фаҗигадә 13 яшьлек кыз һәлак була, тагын дүрт кыз имгәнә, аларны хастаханәгә илтәләр. 

Реклама

                    17 яшьлек үсмер исән, аның гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч янамый. 

Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Чыганак: "Интертат"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңалыклар Татарстан Республикасы Хәбәрләр Авария Татарстан яңалыклары Хокук сагында Кеше һәм закон Ил-көн хәбәрләре