Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

РАЙОН ҖИТӘКЧЕСЕ ЛЕНАР ЗАРИПОВ:"Үзебез дә яшьлектә ДНДда йөрдек"(+БҮЛӘКЛӘНҮЧЕЛӘР СПИСОГЫ)

Хәбәр иткәнебезчә, Актаныш хакимиятенең кече утырышлар залында районда тәртипне, хокукны саклау буенча махсус комиссиянең чираттагы утырышы үтте. Көн тәртибенә чыгарылган сораулар каралды. Лаеклылар, Актаныш районында хокукны саклауда актив катнашкан гражданнар хөрмәтләнде, акчалата премия белән бүләкләнде.

                                     2022 елның беренче яртыеллыгында Актаныш муниципаль районындагы ДНДның иң яхшы әгъзаларын бүләкләү, таныклыклар тапшыру оештырылды. Актаныш районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Зарипов аларга рәхмәтен белдерде, Рәхмәт хатлары һәм таныклыклар тапшырды. 
Менә алар:Алия Хәсәнова, Айгөл Мәрданова, Гөлназ Гафурова, Илназ Закиров, Артур Хәсәнов, Фәнзилә Гардиханова, Дифинә Дәүләтова, Алеся Арсланова һәм Роза Хаҗиева.

                                     Барлыгы ДНД сафында районның 30 оешмасыннан хезмәткәрләре исәптә тора. Алар җомга һәм шимбә көннәрендә -19-23:00 сәгатькә кадәр патрульгә чыгалар. 

                                     Актаныш җирлегенең "ФОРПОСТ" оешмасы эшенә дә тукталып үтик:бихисап тәрбияви һәм профилактик чаралар өиклы даими рәвештә үтә. Аеш авыл җирлегенә Башкарма комитет җитәкчесе Дилүс Әхәтов тәҗрибә уртаклашты, булган һәм проблемаларны, борчулы сорауларны билгеләде. 

                                     Доклад ясаучыларның һәркайсы хокук саклауның, имин яшәешнең әһәмиятен ассызыклады. Алдагы эшчәнлеккә бурычлар куелды, протокол төзелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев