Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Район зиратында хач кисү турындагы җинаять эшендә шикләнелүче кеше бар

Татарстан Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә Актаныш районындагы зиратта киселгән хач турындагы җинаять эшен тикшерүнең кайбер нечкәлекләре турында сөйләделәр. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Агентлык моңа кадәр хәбәр иткәнчә, әлеге хәлдән соң «Каберлекләрне мәсхәрә итү» маддәсе буенча җинаять эше ачылды.

«Хәзерге вакытта кузгатылган җинаять эше кысаларында оператив чаралар үткәрелә. Полиция хезмәткәрләре моңа катнашы булган һәркемнән сорау алачак. Җинаять эше Татарстан Эчке эшләр министрлыгында тикшереләчәк», - дип белдерделәр «Татар-информ» агентлыгына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Социаль челтәрләрдә, имештер, полиция хезмәткәрләре мәрхүмнең туганыннан хачны кисеп төшерүен тануын таләп итүе турында мәгълүмат чыкты. Мәрхүмнең туганнары әлеге темада спекуляция ясаучы һәм үз ресурсларында дөрес булмаган мәгълүматлар урнаштыручы блогерларга мөрәҗәгать итте.

Шул ук вакытта, агентлык чыганагы мәгълүматлары буенча, җинаять эшендә шикләнелүче кеше чынлап та бар һәм ул мәрхүмнең туганы түгел. Әлегә аңа карата гаепләү белдерелмәгән, әмма тикшерүчеләрдә аның бу эштә катнашы булуын раслаган дәлилләр бар, диелә бу хәбәрдә.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев