Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Татарстандагы иң зур нарколаборатория ачыкланган

Кайбыч авылында Татарстандагы иң зур нарколаборатория булуы ачыкланган.

Легаль булмаган наркотиклар әйләнеше белән көрәш идарәсе Татарстанда синтетик матдәләр җитештерү буенча иң эре лабораторияләрнең берсен япкан. Наркотиклар җитештерү цехы Кайбыч районындагы бер авылда булган, дип яза «БИЗНЕС Online» яза.

Полицейскийлар барлыгы 14 кг наркотик тапкан. 10 килограммы шул цехта, ә 4 килограммы Югары Ослан районындагы яшерен урында булган. Лаборатория 400-500 кг «синтетика» җитештерә алган һәм аны соңыннан Казан тирәсендә таратканнар. 

Узган елда Ульяновскида Казан кешеләренең нарколабораториясен япканнар иде, ул чакта 10 килограмм наркотик табылган. Ә Кайбычта табылган наркотиклар – Татарстанда ачыкланган иң зур күләм. «Кайбыч наркосиндикатының масштаблары гаҗәпләндерерлек», дип яза «Бизнес Онлайн».

Бу хәлләрдә иң куркынычы шул – лабораторияне гап-гади яшь егетләр ачкан. Алар элек тәртип бозмаган, утырып чыкмаган. Алар – Кайбыч районыннан Алексей Фирсов, Яшел Үзәннән Дмитрий Тимофеев һәм Дмитрий Ляпунов. Өчесенә дә гаепләү белдерелгән. Алар СИЗОда утыра. Тагын берсе – Станислав Трябин, качып киткән һәм әлегә кулга алынмаган.

Органнардагы чыганак сүзләренчә, бу егетләр акча туплаган һәм аны кая куярга дип уйлана башлаган. Ә соңыннан даркнетта (яшерен челтәр) аноним белдерү тапканнар. Аноним бу белдерүдә лаборатория ясау буенча инструкция һәм җитештерелгән наркотикларны ничек сатарга икәне турында мәгълүмат булган. Басма мәгълүматларыннан чыгып караганда, «Кайбыч наркокартеле» шушы белдерү аркасында тотылган да инде.

«Хокук сакчыларын бу схеманың популярлыгы борчуга сала: икътисади чуалышлар чорында, кызганыч, бу мондый төр инвестицияләр популярлаша бара», – дип яза сайт.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев