Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Велосипедны балага ничек сайларга?

  Хатын-кыз киңәш сорый: сатып алынган велосипедны алыштырырга мөмкинме - чөнки без артык биек велосипед сатып алдык, ә балага туры килми.  

             Мото һәм велотоварлар Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары белән расланган тиешле сыйфаттагы азык-төлек булмаган товарлар исемлегенә керә, дип аңлата. Сыйфатлы велосипед сатып алынып та, баланың буена туры килмәгән икән, алмаштырып яки кире кайтарып булмый.

         Урамда җәй, балалар каникулларда, һәр ата-ана диярлек балага велосипед сатып алу, аны сайлау белән очраша. Әлеге киңәшләргә колак салсагыз, оттырмассыз.

           Велосипед - балачакның аерылгысыз атрибуты. Чөнки бу күңелле уенчык кына түгел, ә тренажер да: балага шатлык китерә, мускулларны һәм гомуми чыдамлыкны үстерә. Әмма велосипедта йөрү бала өчен уңайлы һәм мавыктыргыч шөгыль булсын өчен аны дөрес сайларга кирәк.

                  Бала өчен велосипед сайлау - мөһим эш. Баланың йөри алырмы һәм бу шөгыльне яратырмы икәнлеге бу җиһазның үзенә бәйле.

                   Балалар велосипедының зурлыгы яшь, үсеш һәм башка параметрларга бәйле. Аны, иң күп дигәндә, якындагы өч елга исәпләп сатып алырга кирәк. Дөрес сайланган велосипед - йөрү техникасын җиңел үзләштерүнең нигезе. Һәм киресенчә, уңышсыз сатып алу баланың теләген юкка чыгарырга мөмкин.

Балалар велосипедын сайлауның төп критерийлары:

Велосипедны “иярләгән” баланың аяк  очлары җиргә тиеп торырга тиеш.

Шулай ук баланың руль белән ирекле идарә итүе һәм аның бөтен якка борылуы мөһим.

Тәгәрмәч диаметры

Баланың буе

12

90-105 см

14

95-110 см

16

105-120 см

20

115-135 см

24

128-150см

Нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк:

• велосипедта чыгып торучы детальләр булырга тиеш түгел;

• грипслар һәм тормоз тоткалары түгәрәкләнгән булырга тиеш;

• чылбыры капланган булырга тиеш, велосипед механизмнары бәхетсезлек очракларын булдыруга китермәсен.

Югарыда әйтелгәнчә, сатып алынган велосипед алышынырга һәм кире кайтарылырга тиеш түгел. Безнең тәкъдимнәр сезгә товарны дөрес сайларга ярдәм итәр дип ышанабыз. Сезгә файдалы һәм күңелле сатып алулар телибез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев