Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Хәрби комиссариатка килмәгәннәр машина йөртү таныклыгы алу өчен имтихан тапшыра алмаячак

11 июльдән Россиядә Хәрби комиссариатка килмәгән хәрби бурычлы гражданнар (военнообязанные) машина йөртү таныклыгы алу өчен имтихан тапшыра алмаячак.

Бу хакта бүген матбугат конференциясендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү Баш идарәсе башлыгы, полиция генерал-лейтенанты Михаил Черников рәсми хәбәр белән чыкты.

Черников сүзләренчә, интеграцияләнгән мәгълүмат базасы хәрби комиссариатка килмәгәннәрне исәпләргә мөмкинлек бирәчәк. Мондый гражданнар турында мәгълүмат гомуми федераль мәгълүмат системасында, аерым алганда, Дәүләт автоинспекциясе линиясе буенча күрсәтелә. Алар машина йөртү таныклыгын алыштыра да, яңадан ала да алмыйлар, теркәлү-имтихан чараларына да кертелмиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев