Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

“Җәяүле” профилактик акциясе кысаларында Актаныш районының өч гражданы штрафка тартылган

13-22 июнь көннәрендә Татарстан Республикасының Актаныш районында “Җәяүле” профилактик акциясе уза.

                 Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, җәяүлеләрнең куркынычсызлыгын булдыру, юл хәрәкәтендә катнашучылар арасында үзара дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру максатыннан 13 июньнән 22 июньгә кадәр Актаныш районында "Җәяүле"профилактик акциясе уза.
             

             Җәяүле булу-бик җаваплы. Юлда куркынычсызлык җәяүлеләргә дә, машина йөртүчеләргә дә бәйле. Чөнки юл-транспорт һәлакәтләрендә еш кына кызыл утка яки тиешле булмаган урында урам аркылы чыгучы җәяүлеләр гаепле. Кайберәүләр хәтта бик мөһим нәрсә турында да оныта: әгәр юл аркылы чыгасың икән, як-ягыңа карарга кирәк. Шуңа күрә машина йөртүчеләргә дә, җәяүлеләргә дә юл-транспорт куркынычсызлыгының төп кагыйдәләрен үтәү мәҗбүри.
           

               Актаныш районы ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Ренат Шәмсиев хәбәр итүенчә, кичә, 14 июнь көнне район үзәгендә 3 җәяүленең юл кагыйдәләрен үтәмәвен теркәлгән. Хокук сакчылары әлеге гражданнарга аңлату эшләре алып барган. Гаеплеләргә 500 сум күләмендә штраф та түләргә туры киләчәк. 
         

                 Исегездә тотыгыз: юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү юллардагы аварияләрне булдырмаска ярдәм итә. Имин юллар телибез сезгә!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев