Актаныш

Яшь әниләр чиновникларны алдаганнар

Ничек итеп дисезме?

                           Аларга мошенниклык маддәсе буенча срок яный

                           Хабаровскида берничә яшь әни “Демография” милли проекты ярдәмендә “акча эшләгән”. Хокуклары булмаса да, алар проект кысаларында стипендияләр алганнар. “Булдыклы” һәм тапкыр хатыннарга чын төрмә срогы яныймы-юкмы турында Хабаровск шәһәре прокуроры урынбасары Александра Леонова сөйли.

                           Җинаять составы турында кыскача сөйләгәндә, яшь әниләр 2020 елда милли проектта катнашырга теләгән. Алар Мәшгульлек үзәге өчен гаризалар тутырган һәм дәүләт исәбенә яңа белгечлекләр алырга юлланган. Яхшы башлангыч бу, әлбәттә, әмма программаның бер “әтнәкәсе” бар: анда катнашу һәм стипендияләр алу рәсми рәвештә эшләүчеләр өчен тыелган.

–Бу чикләүләр турында махсус бланкларда язылган булган, әлбәттә. Әмма хатыннар бу кисәтүне күрмәмешкә салышкан. Курсларда уку дәвамында алар бюджет исәбенә яңа белгечлекләр һәм яхшы уку өчен стипендияләр алган. Бер хатынның стипендиясе гомум алганда 90 мең сум тәшкил иткән, – ди прокуратура вәкиле.

Гаризалар кабул иткәндә, милли проектта катнашырга теләүче претендентлар хакындагы мәгълүмат тикшерелми мени дигән сорау туа. Әйе, бу мәгълүмат тикшерелми.

–Мәгълүмат Пенсия фонды отчетлары нигезендә ачыкланган. Мәсәлән, шәхси эшкуар булып теркәлгән  бер яшь әнинең үзенең чәчтараш салоны булган.  Ни өчен бу мәгълүматны яшерүен ул аңлата алмады, – ди Александра Леонова.

Хәер, җинаять эшләренең башка фигурантлары да анык кына берни дә аңлата алмаган. Имеш тә, алар документ эчтәлеген аңламаган һәм кисәтүләрне күрмәгән. Яңадан профильләштерү хезмәтеннән моңа чынлап та мохтаҗлар куллана алмаган, бу да кызганыч.  

                           Яшь әниләргә нәрсә яный? Җинаять җәзалары кодексының  “Түләүләр алганда мошенниклык кылу” маддәсе буенча җаваплылыкка тарттырырга мөмкиннәр аларны. Ике эш кузгатылган, алар буенча дүрт айга кулга алыну яисә ике елга иректән мәхрүм ителү яный. Александра Леонова болай дип ңалата: “Һәр очрак буенча суд аерым карар чыгарачак. Монда гаепләнүче хатыннарның нәни балалар тәрбияләве искә алынырга мөмкин. Бүгенге көнгә төп бурыч, әлбәттә, бюджет акчаларын кайтару, бер хатын буенча шундый карар кабул да ителгән иде. Әмма ул әле үтәлмәде”.

Чыганак: hab.kp.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: