Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Зачет өчен ришвәт алган укытучыны хөкем иткәннәр

Бүген Чаллы шәһәре судында Россия Эчке эшләр министрлыгы хезмәтәрләренең квалификациясен күтәрү Бөтенроссия институты филиалының ут, физик һәм тактик-махсус әзерлек кафедрасы укытучысына хөкем чыгардылар.

Ул 2020 елның гыйнварында берничә фән буенча зачет кую өчен арадашчы аша ун кешедән 15 мең сум акча алган. Бу турыда Чаллы суды матбугат хезмәтендә хәбәр ителә.

Ришвәт алу һәм хезмәт вазифасыннан үз файласына куллану маддәләре буенча җинаять эше кузгатылган. Укытучы үз гаебен таныган. Суд аны 1,5 елга сынау срогы белән 3,1 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев