Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бәйге, конкурслар

25 СЕНТЯБРЬ КӨННЕ "МИЛЛӘТЛӘР КРОССЫ" ХАКИМИЯТ КАРШЫНДАГЫ МӘЙДАНДА УЗАЧАК

Актанышта “Бөтенроссия йөгерү көне- Татарстан Кроссы-2021” массакүләм спорт чарасын бу атнада шимбә көнне уздыру планлаштырыла.

Кросста катнашучыларны 25 сентябрь көнне иртәнге 9 сәгатькә район хакимияте каршындагы мәйданга чакырабыз.

     Ярышларда урта һәм гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары, район оешма-предприятиеләрендә хезмәт куючы хатын-кызлар һәм ир-егетләр катнаша ала. Йөгерешчеләргә, медицина тикшерүе узып, табиб тарафыннан сәламәтлеге расланган белешмә алып килү мәҗбүри.


            65 яшьтән өлкәнрәк затлар ярышларга кертелми. 
           “Милләтләр кроссы” җиңүчеләре Актаныш муниципаль районы башкарма комитетының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенең мактау кәгазьләре беләне бүләкләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев