Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бәйге, конкурслар

36 нчы тапкыр үткәрелүче "Уйнагыз, гармуннар" фестивалендә Татарстанның мәдәният министры белән янәшә йөрдек

“Баламишкин”ның гармунчылары- Иске Сәфәрдән Илдус Һарунов, Глүс Мирзаханов, Иске Байсардан Илгиз Гыйздәтуллин, Пучыдан Регина Фәтхетдинова, Татар Суыксуыннан Фирдәвис Солтанов, Иске Кормаштан Рәмзил Шәяхмәтов, Югары Гәрәйдән Әфка Мәрдәнов, Түкедән Фәнзур Гайнетдинов, Меңнәрдә туып-үсеп хәзер Чаллыда яшәүче Гөлсинә Рәшитова- барысы 9 райондашыбыз Казан урамнарына татар халкының моңын, көен, гамен, ямен бүләк итеп кайттылар.

- “Уйнагыз, гармуннар!” урам йөрешен татар халкының иң яраткан, популяр җырчысы Фирдүс Тямаев һәм Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова җитәкләде.

Без дә нәкъ алар янәшәсендә булдык. Татарстанның 30 еллык бәйрәменә Казанның үзеннән, башка төбәкләрдән, чит илләрдән килгән милләттәшләребезне түгәрәк ясап җырлаттык, биеттек.

Реклама

Бауман урамы буйлап Кремльгә кадәр гармунда уйнап килдек.

Быел фестиваль аеруча зур әзерлек белән узды. Мәдәният өлкәсендәге җитәкчеләр рәхмәт әйтеп озатып калды,-дип, бәйрәм тәэсирләре белән уртаклаша Илдус Һарунов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев