Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бәйге, конкурслар

“Ә безнең ишегалдында...” конкурсының районкүләм өлеше җиңүчеләре билгеле

“ТАТМЕДИА” АҖ игълан иткән йорт яннары территорияләрен бизәү буенча “Ә безнең ишегалдында...” конкурсының муниципаль этабында райондашларыбыз да катнашты.

            "Актаныш-информ"ның ВКонтакте социаль челтәрендә Иске Кормаш авылында яшәүче Тәрҗемә һәм Данияр Әскәровлар

, Күҗәкәдән Ләйсән Сәлахова

, шулай ук Фәнзилә һәм Хәниф Шәйхетдиновлар

ясаган кар сыннары, ихата алды бизәлешенә укучыларыбыз да үз бәясен бирде.  

           Иң күп тавыш җыйган Тәрҗемә һәм Данияр Әскәровлар республика этабына үтте. Иске Кормаш авылын ямьләп матурлык тудырган, авылдашларына, кайткан кунакларга Яңа ел рухы бүләк иткән Тәрҗемә һәм Даниярга әлеге бәйгедә дә уңышлар телибез, ә райондашларыбызны Әскәровлар өчен тавыш бирергә чакырабыз. 10-13 гыйнвар көннәрендә тавыш бирүнең республика этабы башланачак. Ул tatar-inform.ru и tatar-inform.tatar сайтларында була.

14 гыйнварда тавышларның гомуми санын исәпләп, бәйгенең җиңүчеләре билгеләнә.

Республикакүләм тавыш бирү турында алдагы язмаларыбызда хәбәр итәчәкбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев