Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бәйге, конкурслар

“Актаныш-информ”ның “Әни кирәк!” яңа бәйгесе 50 иҗат эшен кабул итте, сез дә кушылыгыз!

Ноябрь аена кояш җылысы, матурлык, наз, ярату бүләк итүче бер бәйрәм бар- Әниләр көне! Якынлашып килүче бәйрәм уңаеннан “Актаныш-информ” “Әни кирәк!” бәйгесен игълан итте. Бәйгегә беренче иҗат эшләре килеп иреште инде. Без аларны "Актаныш-информ"ның ВК челтәренә дә урнаштыра барабыз. Җиңүчеләр сайттагы лайклар саныннан чыгып билгеләнәчәк.

Конкурсның таләпләрен исегезгә төшерәбез!

Катнашучылардан кадерле кешеләрегезгә багышланган шигырьләр көтәбез. Төп таләп: иҗат иткән шигырьләр 3 дүртьюллыктан артмаска (ягъни 3 куплетлы шигырь) һәм татар телендә булырга тиеш. Әлбәттә, әниегез белән бергә төшкән фотосурәтне дә без бик рәхәтләнеп сайтка урнаштырачакбыз.

             Эшләрегезне 27 ноябрьгә кадәр aktanysh-rt.ru сайтына- "Бәйге-конкурслар" дигән бүлеккә, "Предложить нового участника" дигән тамгага басып үзегезгә урнаштырырга кирәк.

 

                    Конкурста 5 җиңүче aktanysh-rt.ru aktanysh-rt.ru сайтында тавыш бирү юлы белән билгеләнсә, берсен редакция сайлаячак. Барлык катнашучыларга электрон диплом-сертификатлар тапшырылачак.

                   Бүләкләребез- саллы, тизрәк иҗат илһамын чакырыгыз. Көтәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев