Актаныш

#АктанышҮткәннәнКиләчәккә:Яратам сине туган җирем!

Безнең бәйгегә янәдән Пучы якларыннан яшь иҗатчыларыбызның берсе - Гөлинә Шәйхелова. Ул - Пучы балалар иҗат үзәгенең "Сәнгатьле сүз" түгәрәге укучысы, 13 яшь.

Яратам сине туган җирем,

Гүзәл ягым, данлы Актаныш.

Синдә туганыма шатланамын,

Табигатең ямьле, халкың тырыш.

 

Пар аккошлар йөзә Агыйделдә

Сагынып кайтып туган якларын.

Синдә булган матур хатирәләр

Уйларымда мәңге сакланыр.

 

Иген тулы басу - кырларыңда,

Тыңлыйм әле тургай тавышын.

Син күңелемдә һәрчак, гел исемдә

Туган ягым минем, Актаныш!

Гөленә Шәйхелованы хуплап, сайттагы "Бәйгеләр, конкурслар" рубрикасына кереп тавыш бирегез, сылтама монда!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: