Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бәйге, конкурслар

Авылыма дан! Сәләхова Таңсылу

Хөрмәтле каләм тибрәтүче дусларыбыз! Сезнең өчен Яңа елга аяк басу белән "Туган авылым минем!" бәйгесен игълан иткән идек. Таңсылу Сәләхова туган авылын данлап безгә бик матур шигырь юллады. Әйдәгез, Таңсылуга үз тавышыбызны бирик!

Авылыма дан! Авыл миңа якын, дуслар,

Сезгә ничек? Гомәр абый әйткән кебек- "Яшел бишек"!

Саф алтыннан ул бишекнең Чылбырлары,

Истә һаман бәллү көе, Бәллү җыры...

 

Аяк асты яшел келәм Истә гелән,

Чишмәсеннән су ташыган Кызлар белән...

Күкрәк тутрып сулыш алам- Әй, һавасы!..

Бәхет юрый һәр ишектә Ат дагасы...

 

Йолдызларын, язып тормыйм Айлы кичен,

Диңгез кеби дулкын-дулкын Үсә иген...

Һич авылны мактап туймыйм, Җырлыймын дан!

Ник дисәгез: мин үзем дә Чуракайдан!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев