Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бәйге, конкурслар

БЕЗДӘ ЯҢА БӘЙГЕ: Яшел чыршым, басып торчы, өйнең түрендә!

Хөрмәтле укучыларыбыз! Тиздән барыбызның да яраткан һәм көтеп алган бәйрәмебез якынлаша. Барлык изге теләкләребезне тели-тели Яңа ел символы- яшел чыршыны бизәр вакыт та килеп җитте.

        Өйгә тәмле ылыс исе килеп торган чыршыкайны алып кайткач, берсеннән-берсе матур уенчыклар, алтын, көмеш шарлар, кар бөртекләре, мишуралар эләбез. Табигать сөючеләр ясалма чыршыга өстенлек биреп, аны да искиткеч зәвык белән зал түренә куя.

   Әйдәгез, Яңа 2023 ел чыршысын мәңгеләштерик әле. Безгә Яңа ел чыршысы янында төшкән фотосурәтләрегезне юллагыз. Үзегез, гаиләгез, Кыш бабай һәм Кар кызы белән төшәсезме- анысы сезнең фантазия офыкларында.

    Фотографиягезне дүртьюллык шигырь иҗат итеп безнең сайтка урнаштырыгыз.

   Бәйге ике этапта узачак.

1 декабрьдән 31 декабрьгә кадәр фотосурәтләр Актаныш-РТ-ру сайтына урнаштырыла.

1 гыйнвардан 14 гыйнварга кадәр иң матур фотоны ачыклау өчен тавыш бирү башлана. 

Җиңүчеләрне дипломнар һәм истәлекле бүләкләр көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев