Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бәйге, конкурслар

Безнең әти - күрегез, ул иң әйбәт, белегез!

«Актаныш-информ»да Ватанны саклаучылар көне уңаеннан игълан ителгән чираттагы бәйгебезгә иҗат эшләре килә башлады. Актаныш авылында яшәүче Айзат Галеевка багышлап гаиләсе менә шундый шигырь юллары язган. Фотода бәхетле гаилә башлыгы үзенең хатыны һәм берсеннән-берсе матур кызлары белән.

Без әтинең өч кызы,

Бик тә сөйгән күз нуры.

Әнигә олы терәк,

Синдәй кеше бик сирәк.

 

Мактаулы аның эше,

Хөрмәт итә бар кеше.

Әти эшли мәктәптә,

Янып-көя бигрәк тә.

 

Эш урыны бик ерак,

Барасы юллар байтак.

Илле чакрым арада

Актаныштан Айманга.

 

           "Әтиемә таянам мин, Әти- илнең сакчысы!" бәйгесенә сезне дә катнашырга чакырабыз.

              Кадерле әтиегез, дәү әтиегез, бабыкаегыз белән бергә төшкән фотогызны куеп, якын кешегез турында шигырь языгыз.

Якын кешегезнең игелекле гамәлләре, гаиләгезгә, авылыгызга, илебезгә кирәкле кеше булуы турында сөйләгез, башкаларга да ишеттерегез.

"Актаныш-информ" сайтына урнаштырган язмагыз белән социаль челтәрләрдәге шәхси битләрегездә дә бүлешегез. 

         Иң эчтәлекле язма һәм фото авторлары, шулай ук иң күп тавыш җыючы "Актаныш-информ"ның дипломына лаек булачак. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев