Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бәйге, конкурслар

Бәхетлеләр билгеле: бүген “Актаныш таңнары” абунәчеләре арасында 10 кыйммәтле бүләк уйнатты (фотолар)

«Актаныш таңнары» газетасы бүген икенче яртыеллыкка язылучы абунәчеләр арасында 10 бүләк уйнатты. Бүләкләр кыйммәтле- өйдә куллану өчен иң кирәкле көнкүреш җиһазлары иде. Ләйсән ГАЗИЗОВА

Уен барышын инстаграм челтәрендә туры эфирда күрсәтеп бардык, 220 караучы лотерея уйнатканны күзәтеп торды. Өч абунәче уенны карарга мөхәррияткә килгән иделәр. Бәхетле саннарны да алар ачып игълан итте.
Уенда катнашу өчен  151 язылучы теләк белдереп, квитанцияләренең күчермәсен безгә юллаган. 
Беренче бүләк- “Барьер» су фильтры 60 сан белән теркәлгән абунәчегә чыкты, Күҗәкәдән Әнисә Хәбибуллина әлеге бүләккә лаек булды.
Термос Яңа Кормаштан Хатыйп Зыязетдиновка, пычаклар җыелмасы Мерәстән А. Фәрдиевага, электр чәйнеге Актаныштан Роза Шәйхәйдәровага, кухня үлчәве Луиза Нурлыгаяновага, үтүк Актаныштан Р. Харрасовага, яшелчә тураклагыч  Актаныштан Л. Хуҗинага, аякка гидромассаж ваннасы Хамис Исхаковка, парландыргыч үтүк Актаныштан Саҗидә Нәфыйковага чыкты. Уенның иң олы бүләге- тузан суырткычка Актаныштан А. Нуруллин лаек булды.
Бүләк хуҗаларын мөхәррияттә көтеп калабыз, алар бүген икеләтә бәхетле: яраткан газеталары “Актаныш таңнары” ярты ел буена мәгълүматлы да итәчәк, өстәвенә бүләкләр белән дә сөендерде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев