Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бәйге, конкурслар

БҮЛӘК ОТЫГЫЗ: «Актаныш-информ» Яңа ел бизәлешенә конкурс игълан итә

«Актаныш-информ» «ТАТМЕДИА» АҖ ишегалларын Яңа елга бизәү бәйгесе игълан итә. Республика этабында җиңүчеләргә «ТАТМЕДИА» АҖнән дипломнар, истәлекле сувенирлар тапшырылачак.


Катнашучыларга үз ишегалларын кардан ясалган фигуралар, иллюминацияләр, гирляндалар, декоратив фигуралар һәм барлык кул астындагы материаллар ярдәмендә бизәргә кирәк. Үзегезнең, якыннарыгызның, туганнарыгызның, күршеләрегезнең  матур итеп бизәлгән ишек алдын һәркем күрсен дисәгез, бәйгегә кушылыгыз.

Җиңүчеләр ике этапта- район һәм республика дәрәҗәсендә билгеләнә.

Беренче этапта 2022 елның 23 декабреннән 2023 елның 8 гыйнварына кадәр катнашучылар ВКонтакте социаль челтәрендәге #аунасводвореТМ #татмедиа15 хэштеглары белән фото һәм видеоларны үз аккаунтларына куялар, шулай ук редакциянең  airs16@mail.ru  электрон почтасына җибәрәләр. 5-8 гыйнвар көннәрендә тавыш бирү оештырылачак.

Икенче этап  2022 елның 23 декабреннән 2023 елның 13 гыйнварына кадәр үткәрелә. 10-13 гыйнварда tatar-inform.ru һәм tatar-inform.tatar сайтында Республика этабында тавыш бирү башлана

Җиңүчеләр район/шәһәрнең массакүләм матбугат чараларында, сайтларында һәм социаль челтәрләрендә тавыш бирү аша билгеләнә. Иң күп тавыш җыйган катнашучы җиңүче булып санала.

Республика этабында җиңүчеләргә «ТАТМЕДИА» АҖдән I, II һәм III дәрәҗә дипломнар, шулай ук «ТАТМЕДИА» АҖ символикасы төшерелгән истәлекле сувенирлар тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев