Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бәйге, конкурслар

Быел халыкара статусына ия булды

20 май көнне Эльвира Ибраһимова исемендәге “Моң кайтавазы” өченче республикакүләм нәфис сүз видеобәйгесенә йомгак ясалды.

 

Соңгы вазгыятләрне исәпкә алып, быел бәйге онлайн рәвештә узды. Шөкер, шул сәбәпле, Җир шарының төрле төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребезгә дә катнашу мөмкинлеге туды. АКШтан, Кипр, Италиядән катнашучыларны исәпкә алсаң быелгы бәйге халыкара статусына ия булды дисәң дә арттыру булмас. Шунсы сөенеч, читтә яшәгән якташларыбыз татар телен саклап калу гына түгел, ә Туган телебездә иҗат итеп, милли аһәңебезне чит җирләргә дә тараталар. Миллилегебезне, татарлыгыбызны саклап киләләр.

Бәйгедә 100 гә якын төрле яшьтәге нәфис сүз осталары көч сынады. Чиктәш республикалардан, үзебезнең Биектау, Балтач районнары, Казан шәһәреннән катнашучылар күп булды. Һәрбер видео “Актаныш-информ”ның официаль YouTube каналына, һәркем кереп, карап билге куярлык вә үзенең хис-кичерешләре белән уртаклашырлык итеп урнаштырылган иде. Махсус комиссия катнашучылар әзерләгән чыгышларны тыңлап, беренче, икенче, өченче урыннарны һәм гран-прига лаек нәфис сүз осталарын билгеләде. Нәтиҗәләр түбәндәгечә.

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында:
1 урын: Эльвина Гаянова (Актаныш),
2 урын: Индира Баһаутдинова (Актаныш),
3 урын: Рамзан Салихов (Әтәс).

1-4 сыйныф укучылары арасында:
1 урын: Айзирәк Сабирова (Актаныш),
2 урын: Таңсылу Салахова (Чуракай),
3 урын: Ясминә Хөсәенова (Актаныш).

5-11 сыйныф укучылары арасында:
1урын: Илмир Заһертдинов (Актаныш),
2 урын: Адилә Шәмсиева (Актаныш),
3 урын: Алинә Газетдинова (Пучы), Алинә Галиева (Пучы).

18 яшьтән өлкәнрәкләр арасында:
1 урын: Алия Солтан (Италия),
2 урын: Фирая Солтанова- Жданова (АКШ), Регина Абударова (Актаныш),
3 урын: Альбина Хөсәенова (Актаныш), Клара Гарипова (Биектау).

Гран-прига Айдар Шакиров лаек булды.
Җиңүчеләрне ихластан котлыйбыз! Һәрбер катнашучыга чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез. Сезнең шигьри моңнар, арабыздан бик вакытсыз һәм фаҗигале төстә киткән хезмәттәшебез Эльвира Ибраһимовага бер дога булып барып ирешер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев