Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бәйге, конкурслар

Энҗе Салиховага “Татмедиа” биргән скутерны Актанышка туганы Илмир алып кайта

Бүген “Татмедиа” АҖ матбугатка язылучылар бәйгесендә җиңүчеләрне хөрмәтләде. “Татмедиа” АҖ үткәргән бәйгенең иң олы бүләген Актаныш районында яшәүче Энҗе Салихова отты.

     Бүген «Татмедиа» АҖ «Подписка өчен скутер, телевизор һәм башка призлар” бәйгесенә нәтиҗә ясадылар. Акция медиахолдингның ике яки аннан да күбрәк басмасын яздыручылар арасында үткәрелде.

        «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков соңгы ярты елда сатылган газета-журналларның саны, узган ел белән чагыштырганда, ике тапкырга артуын әйтте. 

      19 августта онлайн-форматта 12 җиңүче ачыкланды. Аларның алтысы бүген «Татмедианың төп офисына бүләкләүгә шәхсән килгән. Казан, Актаныш, Саба, Арча, Кама Тамагы районнарында яшәүчеләр кыйммәтле бүләкләргә ия булдылар.


        Призлар арасында- үтүкләр, яшелчә һәм җиләк-җимеш киптергечләре, электрокос, бензинга эшли торган пычкылар, смартфоннар һәм LED-телевизор бар. Райондашыбыз Энҗе Салихова скутер отты, Казанга бүләкләүгә аның туганы Илмир Салихов барды, аңа Шамил Садыйков скутер тапшырды.

         «Татмедиа» АҖ кыйммәтле призларны ярты ел саен үткәрә. Акциядә катнашу өчен бер үк вакытта ике басмага язылырга кирәк. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев