Актаныш

Грантлар проблеманы чишәргә булыша

Грант – нәрсә ул? Һәм ни өчен кирәк? Язмамны әлеге сораудан башласам, бик дөрес булыр. Ализә ХУРАМШИНА, Татар Ямалы мәдәният йорты директоры.

Грант белән мин үзем ун ел элек үк таныш. Ижау шәһәрендә эшләгәндә бу юнәлеш буенча Удмуртия Хөкүмәте, министрлыклары уздырган бик күп кенә конкурсларда катнашырга, үз практикамда өч грант оту бәхетенә ирешергә  туры килде. Аның икесе Актаныш районы өчен эшләнде.
Гади сүзләр белән әйткәндә, грант ул – җәмгыятьтә ниндидер проблеманы күтәреп чыгу, проблеманы чишәргә ярдәм итәчәк финансларны исәпкә алып, төгәл адымнар белән чишү. Бу әйберләрне конкурс нигезләмәсенә карап  язманы тутыру мөһим. Ә 
проблемалар бихисап, алар мәдәният, мәгариф, спорт, экология, сәламәтлек саклау һәм башка бик күп өлкәләрдә булырга мөмкин. 
Грант ни өчен кирәк дигәндә, проектны язганда авырлыклар килеп чыкса, аны чынга ашырганда күпкә җиңелрәк була. Чөнки алдан ук  чараны уздырыр өчен партнёрлар табылган, отышлы һәм отышсыз яклары исәпкә алынган, эшне башкарып чыгар өчен һәрбер адым уйланылган. Иң мөһиме – бу эшләрне башкарып чыгу өчен акча табу ысулы.
Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Татарстан Республикасы Хөкүмәте 2021 елда милли телләрнең күптөрлелеген саклап калу максаты белән мәдәният оешмалары арасында грантка  конкурс игълан итте (конкурс на соискание грантов Правительства 
Республики Татарстан на реализацию проектов и мероприятий, направленных на содействие сохранению языкового многообразия Республики Татарстан в 2021 году). 
Районыбыздан дүрт проект уңышлы гына җиңү яулап, район файдасына 
2 млн сум акча отты.
Уразай авылы мәдәният йорты директоры Римма Шәрипованың язучы “Риза Ишморатның кечкенә туган  илендә” дип исемләнгән проекты кысаларында зур фестиваль уздырылачак. Әлеге 
фестиваль Уразай авылының матур  традициясенә әверелер, ләкин аны тагын да яктырту, киңәйтү өчен чыгымнар таләп ителә.  
“Китапханәгә әйләнеп кайтасы килә” (“Библиотека, в которую хочется вернуться”) проекты яшьләр һәм балалар өчен китапханәгә кызыксыну максаты уңаеннан интерактив формадагы чаралар аша җәлеп итүне, китапханәне җиһазландыруны  күздә тоткан. Проектның авторы Уразай авылы китапханәчесе – Дилбәр Сафина.
Чуракай авылы китапханәчесе Рима Минһаҗева “Үз мәдәниятеңне сакла һәм ярат!” проекты аша милли гореф-гадәтләребезне саклап калу һәм мәдәният йортында эшләп килүче “Асылзат” ветераннар төркеменә яңа юллар ачу,  максатын алга куйды.
Татар Ямалы мәдәният йортының “Умарта” проекты (авторы – Ализә Хурамшина) татар телен һәм мәдәниятен саклап калу максаты белән яшьләрне берләштерүне күзаллый. Этно-мәйданчыкта татар биюен өйрәнү һәм ораторлык сәнгатен камилләштерү проектның төп нәтиҗәсе булачак.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: