Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бәйге, конкурслар

“Карт авылы- кече Ватаным!”

Нургалиев Руфил Рузил улы "Туган авылым минем!" бәйгесенә әлеге шигырьне юллаган.

“Карт авылы- кече Ватаным!”

 

«Ватан!»- диләр горур кычкырып,

Нәрсә соң ул Ватан, дусларым?

Татарстан – сөйгән Республикам,

Ә авылым – кече Ватаным.

 

Татарстан –гүзәл гөлләр иле,

Берләштергән күпме җирләрне.

Чын күңелем белән яратамын,

Үз итмимен мин чит илләрне.

 

Туган ягым якын йөрәгемә,

Бәян итим аның турында.

Мин сөйләрмен аның зур тарихын,

Сезгә дигән шигъри җырымда.

 

Әниемнең туган авылын

Карт авыл дип атыйлар.

Исеме дә гаҗәп, диеп

Бик күпләр аптырыйлар.

 

Унҗиденче гасырда

Нигез салынган аңа.

Чулман ягыннан килгәннәр

Әлеге “Кар тавына”.

 

Кар көртләре каплаган үр

Җәлеп иткән күпләрне.

Төрле яклардан килгәннәр

Яуларга дип үрләрне.

 

Әкренләп авылымда

Яшәеш тә башланган.

Ике урам – үргә таба,

Зурысы – үзәк урам.

 

Хаҗиб, Исхак, Йосыф атлы

Бабайлар яшәгәннәр.

Авылны үстерү өчен

Көн һәм төн эшләгәннәр.

 

Мәдрәсәдә белем биргән

Авылның зирәк карты.

Бик күпләре бай яшәгән-

Булган сарыгы, аты.

 

Гражданнар сугышыннан да

Авыл читтә калмаган.

Мифтахетдин Нуретдинов

Олы большевик булган.

 

Тора – бара авыл үскән,

Хуҗалыклар төзелгән.

Авыл алга китсен өчен

Күпме хезмәт түгелгән.

 

Бөек Ватан сугышына

Киткәннәр авылдашлар.

Бик күпләре яу кырында

Мәңгелеккә калганнар.

 

Еллар узган, инде хуҗалыклар

Үскән, алга киткән, зурайган.

Фермаларда эре терлек булган,

Сарык һәм бәрәннәр асралган.

 

Яңа кибет, амбар, гаражлар,

Электр челтәре төзелгән,

Яңа заман үзенекен иткән-

Йортларга да тиздән газ кергән.

 

Авыл халкы яши гүзәллектә,

Тирә –якта матур табигать.

Туган ягың белән горурланып,

Җирдә яшәүләре бик рәхәт.

 

Хәзер исә яшьләр авылда аз,

Әби- бабай инде күпләре.

Горурланып яши анда халык.

Гүзәл, матур аның үткәне.

 

Туган ягым – минем газиз почмак,

Шушы хакта сезгә сөйләдем,

Күпме язсам да тик бетмәс төсле

Аның хакта әйтер сүзләрем!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев