Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бәйге, конкурслар

«Кайтам»: Татарстан бөтен Россиядән булачак аграрийларны җыячак

Бөтен Россиядән югары һәм урта аграр махсус уку йортларының 200дән артык студенты «Кайтам» мәгариф программасында катнашачак.

Чара 12-16 сентябрь көннәрендә Лаеш районында «Звездный» укыту һәм сәламәтләндерү үзәгендә узачак. Гаризаны 2021 елның 5 сентябренә кадәр тапшырырга мөмкин. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр.

Белем бирү программасының максаты - булачак белгечләрне авыл хуҗалыгы предприятиеләренә җәлеп итү, эш үзенчәлекләре белән танышу һәм алга таба эшкә урнашу мөмкинлеге булдыру.

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Ринат Садыйков сүзләренә караганда, республикада дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсендә 800дән артык проект һәм чара тормышка ашырыла. Әлеге проектларның һәм чараларның 70 проценттан артыгы республиканың авыл муниципаль районнары яшьләре катнаша.

"Кайтам" проекты – ул дүрт көнлек лагерь гына түгел, ул авыл хуҗалыгы комплексында кадрлар белән тәэмин ителешне киләчәктә зур эшкәртүгә старт та. Әйтик, агымдагы елның октябрендә үк "һөнәре буенча иң яхшы" бәйгесендә җиңүчеләрнең 24 төркеме Хорватиягә ике атналык стажировка үтәргә барачак. Шулай ук авыл хуҗалыгында яшәүчеләр арасында киләчәк һөнәрләрен үзләштерү буенча проект эшләү планлаштырыла. Аның кысаларында без инде дүрт ил белән эшләячәкбез, аларда бу һөнәрләр бар инде», – дип уртаклашты «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Диләрә Шувалова.

Фото ТР Яшьләр эшләре министрлыгы сайтыннан.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев