Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бәйге, конкурслар

Әҗәкүлем. Исрафилова Әлфия Рафаел кызы

Әҗәкүлем.

Әҗәкүлем.

Туган илнең иркен күкрәгендә

Әжәкүлем - туган җирем бар.

Авыр чакта кайтып сыенырга

Авылкаем - Әҗәкүлем бар.

 

Туган җирем - авылкаем, синдә

Тәүге кабат аваз салганмын.

Табигатеңнән шифа алганмын,

Яшәү көче синдә тапканмын.

 

Хәзер синдә яшәмәсәм дә мин

Күз алдымнан һич тә китмисең.

Ашкынып, сагынып кайтам сине,

Авылкаем, йөрәгемдә яшисең.

 

Яланыңда жәяү чапкан җилне

Килә һәрчак минем кочасым.

Агыйделеңдә, күлләреңдә

Килә һәрчак су коенасым.

 

Су өстендә уйнап йөгерешкән

Кояш нурларына карыймын.

Күзләремне камаштырган чакта

Гүя үткәнеңне барлыймын.

 

Мәчетең, училищең, заводың,

Пекарняң, тегермәнең, пристанең

Синең горурлыгың булганнар,

Яшьләр җылы оя корганнар.

 

Ап-ак пароходның тавышларын

Ишетер идем тагын мин синдә.

Юк шул, алар ерак калды,

Хәзер күрәм бары төшемдә.

 

Яшел чирәмдә уйнап үскән

Шагыйрәң, судьяң да бар синең.

Галим булган Камил улың да,

Горурлыгың, авылым минем.

 

Җырга, моңга гашыйк авыл халкы

Алдынгылыкны бер дә бирмәгән.

Авырлыкларга бирешмәгән:

Горур булган, башын имәгән.

 

Йомшак җилләр сыйпап уза торган

Кылганлы яланыңнан узамын.

Синдә, бары синдә генә мин

Үземне бәхетле тоямын.

 

Туган җирем - алтын җирем-

Яшәү бишегем минем.

Бишегеңдә тибрәнеп үскән

Нәни кызчыгың мин синең.

 

Яшә, авылым, мең яшә,

Яшә гомер-гомергә.

Һәр урының яши минем

Йөрәгемнең түрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

88

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев