Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бәйге, конкурслар

"Көмеш чыңлы, талгын моңлы - газиз туган тел генә" бәйгесенә дә бүген нәтиҗә ясадык

"Актаныш-информ" "Instagram" социаль челтәрендәге аккаунтында 21 февраль-Халыкара туган тел көне уңаеннан "Көмеш чыңлы, талгын моңлы - газиз туган тел генә" бәйгесен игълан иткән иде.

            Бер атна дәвамында райондашларыбыздан безнең таләпләргә җавап бирерлек 10 иҗат эше килде. Җиңүчеләрне ВК челтәрендә тавыш бирү юлы белән ачыкладык. Иң күп тавышны Гаяновлар гаиләсе җыеп җиңү яулады. 

           Богады авылында яшәүче Илфак һәм Илфира Гаяновлар гаиләсе уллары, кызлары белән туган телебезне, милли гореф-гадәтләребезне зурлап инстаграм челтәренә видео урнаштырды. Чыннан да бик матур, эчтәлекле мизгелләр- аны караган һәркемнең күңел кыллары тибрәнми калмагандыр. 

            Алдан вәгъдә иткәнчә, иртәгә, 27 февраль көнне Актанышта узачак Татарстанның атказанган артисты Данир Сабиров концертына билетны гаилә башлыгы Илфак  Гаяновка тапшырдык. 
 
            Илфак әфәнде бездән мондый бәйгеләрне ешрак үткәрүебезне сорады. Бигрәк тә милли рух тәрбияләүче чаралар кирәклеген әйтте.
          Бу тәкъдимнәр үзебезгә дә ошады, киләчәктә, һичшиксез, үзебезнең эшчәнлектә кулланырбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

1

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев