Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бәйге, конкурслар

"Кыш бабайга хат" бәйгесенә Самир Галиевтан иҗади тәлгәш

"Кыш бабайга хат язам!" бәйгесенә килгән иҗат эшләре белән танышуны дәвам итәбез. Актаныш-РТ.Ру сайтының "Бәйгеләр, конкурслар" бүлегенә кереп күңелегезгә ошаган шигырьгә лайк куярга онытмагыз. Бәлки әлеге теләктәшлегегез белән сез яшь шагыйрьне поэзия киңлегенә озатучыларның берсе булырсыз.

Кыш бабайга хат...Галиев Самир Сиринатович

 

 

Син, Кыш бабай, ат белән кил,

Җәяү килмә, арырсың.

Соңга калма , күп иттереп

Күчтәнәчләр алырсың.

 

Атта утырып килгәндә,

Энже карлар яусын!

Үгез елы тәмамлану-

Истәлек булып калсын!

 

Хат язамын, Кыш бабабыз,

Фикерләрем яңарсын.

Бу зәхмәтле вирусның син

Килер юлына ябарсың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев