Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бәйге, конкурслар

"Кыш Бабайга хат" бәйгесенең җиңүчесен билгеләдек

Пучы авылыннан 5 сыйныф укучысы Гөлинә Шәйхелова, Кыш бабайдан чаңгы сорап язган иде

Күптән түгел, Яңа ел бәйрәмнәренә кадәр "Актаныш таңнары" газетасында "Кыш бабайга хат" бәйгесен игълан иткән идек. 

Мөхәрриятебезгә бик күп хат килде: кемгә Айфон, кемгә смарт сәгать, кемгә шәпле уенчык кирәк иде. Әлбәттә, барлык балаларның да хыялын чынга ашырып булмады, чөнки җиңүче берәү генә иде. Ул да булса - Пучы авылыннан 5 сыйныф укучысы Гөлинә Шәйхелова. Кыш бабайдан чаңгы сорап язган иде ул.

undefined

Бүген аны районыбызның данлыклы Кыш бабасы үзе бүләкләде. Ә шушы шәп бүләкләүне оештыруда иганәчелек күрсәткән "Спорт товарлар" кибете хуҗасы Ильназ Магдановка ихластан рәхмәтебезне җиткерәбез! Аның кебекләр булганда һәр баланың хыялы чынга ашар, шәт.

undefined

Исәнме Кыш Бабай!
   Сиңа хат яза Гөлинә исемле кыз. Мин 5 нче класста укыйм, Пучы авылында яшим. Мин “Яңа ел” бәйрәмен һәм сине бик яратам, сиңа исәнлек –саулык, бәхет - шатлык телим.
   Кыш бабай, син миңа чаңгы алып кил. Минем чангым юк тау шуарга. Физкультура дәресенә дә чаңгы сорадылар мәктәпкә. Яңа, матур чаңгым булса, көн саен шуар идем, класста иң тиз чаңгы шуучы булып физкультура дәресендә дә гел “5”ле алыр идем. Әнием бик шатланыр һәм минем белән горурланыр иде.
   Мина тагын мәктәптә физкультура дәресендә кияргә кроссовки кирәк иде. Ак төстә булсын иде ул. Кыш Бабай, безнең класста 11 бала укый, шуларның 3 малай, 8 кыз. Кыш Бабай, син миңа 11 шоколад та алып кил әле килгәндә, классташларымны “Яңа ел” белән котлар идем. Син дәрес вакытында килсәң әйбәт булыр иде, бергәләшеп чәй эчәрбез һәм фотога төшәрбез.
   Кич килсәң, 8 нче март урамына кил, мин әнием һәм әбием белән шунда яшим. Кыш бабай! Мин сине көтәм, мин сиңа ышанам! 

Шәйхелова Гөлинә

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев