Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бәйге, конкурслар

"Кыш Бабайга хат". Ибраһимов Рушан Айрат улы 9 яшь, Әнәк авылы

"Кыш бабайга хат язам!" бәйгесенә килгән иҗат эшләре белән танышуны дәвам итәбез. Актаныш-РТ.Ру сайтының "Бәйгеләр, конкурслар" бүлегенә кереп күңелегезгә ошаган шигырьгә лайк куярга онытмагыз. Бәлки әлеге теләктәшлегегез белән сез яшь шагыйрьне поэзия киңлегенә озатучыларның берсе булырсыз.

Ел артыннан, ел үтә

Ап-ак карлы, Кыш Бабайлы

Барыбыз зарыгып көткән

Яңасы килеп җитә.

 

Зур теләгем бу елда

Җыр-моң тынып тормасын,

Кыш Бабабыз һәммәбезгә

Шатлык кына таратсын.

 

Шул моңнарны таратырга,

Дусларымны җырлатырга,

Килә минем өйрәнәсем,

Гитарада уйнарга.

 

Кыш Бабаем, теләгемне

Тормышка ашыр әле,

Бер гитара бүләк итеп,

Мине куандыр әле.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев