Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бәйге, конкурслар

МЕНӘ АЛАР-БӘХЕТЛЕЛӘР!

«Актаныш таңнары» газетасының икенче яртыеллыгына язылучылар арасында 28 июньдә 10 бүләк уйнатылган иде. Шушы көннәрдә бәхетле абунәчеләребез призларын алырга мөхәррияткә килделәр. - Үз гомеремдә беренче тапкыр лотереяда оттым! - “Актаныш таңнары”ның уеннарында бер дә катнашканым юк иде, беренче тапкыр квитанциямне җибәрдем һәм җиңүче булдым! - Бик зур рәхмәт сезгә! Газетага гел язылачакмын!

«Актаныш таңнары» газетасының икенче яртыеллыгына язылучылар  арасында 28 июньдә 10 бүләк уйнатылган иде. Шушы көннәрдә бәхетле абунәчеләребез призларын алырга мөхәррияткә килделәр. 
-    Үз гомеремдә беренче тапкыр лотереяда оттым!
-    “Актаныш таңнары”ның уеннарында бер дә катнашканым юк иде, беренче тапкыр квитанциямне җибәрдем һәм җиңүче булдым!
-    Бик зур рәхмәт сезгә! Газетага гел язылачакмын!
Менә шундый сүз-кичерешләр белән бүләкләрен алып кайтып китте безнең абунәчеләребез. 

Бүген иртә белән тагын бер абунәчебез җиңүче кайнанасының бүләген алырга килгән. Йолдыз Хәбибуллинаның әнисе Әнисә Тавис кызы Күҗәкә мәктәбендә маҗематика укытучысы булып эшли. 

   - Әнинең язылмаган газета-журналы юк инде аның. "Актаныш таңнары" газетасы өйгә гел килеп тора. Мөхәррият уздырган уеннарда икенче тапкыр җиңүебез. Узган ел Тоз мәгарәсенә абонемент откан идек. Бу юлы су фильтры чыкты. Бик зур рәхмәт! Газета безнең гаиләгә бик ошый. Сез дә язылыгыз, үкенмәссез,- диде Йолдыз ханым рәхмәтләрен әйтә-әйтә. 

      Уен барышын инстаграм челтәрендә туры эфирда күрсәтеп бардык, 220 караучы лотерея уйнатканны күзәтеп торды. Өч абунәче уенны карарга мөхәррияткә килгән иделәр. Бәхетле саннарны да алар ачып игълан итте.
      Уенда катнашу өчен 151 язылучы теләк белдереп, квитанцияләренең күчермәсен безгә юллаган.
Беренче бүләк- "Барьер» су фильтры 60 сан белән теркәлгән абунәчегә чыкты, Күҗәкәдән Әнисә Хәбибуллина әлеге бүләккә лаек булды.
Термос Яңа Кормаштан Хатыйп Зыязетдиновка, пычаклар җыелмасы Мерәстән А. Фәрдиевага, электр чәйнеге Актаныштан Роза Шәйхәйдәровага, кухня үлчәве Луиза Нурлыгаяновага, үтүк Актаныштан Р. Харрасовага, яшелчә тураклагыч Актаныштан Л. Хуҗинага, аякка гидромассаж ваннасы Хамис Исхаковка, парландыргыч үтүк Актаныштан Саҗидә Нәфыйковага чыкты. Уенның иң олы бүләге- тузан суырткычка Актаныштан Әдип Нуруллин лаек булды.

“Актаныш таңнары”на язылу дәвам итә, почта бүлекчәләрендә 5 айга язылу 635 сум. Шулай ук мөхәррияттән үзегезгә дә килеп алырга мөмкин. Бу очракта газета бәясе шактый арзанга чыга: 375 сум.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев