Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бәйге, конкурслар

НУРЛЫ АКТАНЫШ

26 апрель- бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан һәм “ТАТМЕДИА” АҖ филиалы “Актаныш-информ”ның “#АктанышҮткәннәнКиләчәккә" проекты кысаларында Актаныш районы мәктәпләре укучылары арасында “Мин Актанышны яратам!” шигырь бәйгесе игълан ителде. Сәләхова Лилиананың иҗат эше конкурсыбызны башлап җибәрә. Лилианага 12 яшь, Актанышның 1нче санлы урта мәктәбендә укый. Афәрин, аяк арты җиңел булсын!

Һәркемнең дә туган ягы була,

Минеке ул - "Нурлы Актаныш!"

Җырлы халкы, гүзәл табигате

Ерак җирләрдә дә бик таныш.

 

Туган якта бар да матур була.

Гади генә үскән бер гөл дә,

Күңелләргә, җанга шифа бирә

Талгын гына искән җиле дә.

 

Реклама

Әби - бабам туып үскән җирдә,

Мин нәселне дәвам итүче.

Буыннардан - буыннарга күчкән,

Сер сандыгын саклап йөртүче.

 

Актанышым! Мин яратам сине!

Һәрвакыт син күңел түремдә.

Киләчәгең гөлдәй матур булсын!

Балкып янсын кояш күгеңдә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев