Актаныш

"Моң кайтавазы" лаеклары билгеләнде

Бәйгедә Актаныш, Балтач, Биектау, Арча, Зәй, Саба, Минзәлә районнарыннан төрле яшьтәге 150 дән артык  нәфис сүз остасы көчләрен сынады.

“Моң кайтавазы”  нәфис сүз осталары бәйгесе моннан дүрт ел элек, хезмәттәшебез  Эльвира Ибраһимова истәлегенә үткәрелә башлаган иде. Икенче елларда аңа республиканың башка районнарыннан да катнашырга теләк белдерүчеләр булгач, ул республика күләмендәге статусны алды. Быел ул  Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елына да туры килде. Бәйгедә Актаныш, Балтач, Биектау, Арча, Зәй, Саба, Минзәлә районнарыннан төрле яшьтәге 150 дән артык  нәфис сүз остасы көчләрен сынады. Коронавирус пандемиясе сәбәпле, икенче ел инде ул онлайн форматта узды. Жюри әгъзалары һәр видеоны җентекләп тыңлап, үз бәясен бирде. Җиңүчеләрне билгеләде. Бүген мөхәррияттә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. 

undefinedundefinedundefined

Руслан Усманов, “Актаныш-информ” директоры:

-Әлеге бәйгенең дәрәҗәсе елдан-ел арта. Быел Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы булгач аның әһәмияте тагын да зуррак дип исәплим. Чөнки татар телен үстерүдә безнең интернет ресурсларның да өлеше зур.  Алга таба да мондый бәйгеләр дәвам итәчәк, катнашучылар саны да күбрәк булсын иде дигән теләктә калам.

undefined

Гран-При иясе Регина Әбүдәрова:

-Әлеге бәйгедә өченче елымны катнашам. Башка елларда икенче урынга ия булсам, быел Гран-Прига ия булдым. Бу бәйгедә Эльмира Җәлилованың “Нигез йорт” шигыре белән катнаштым. Әлеге видеоны интернетка урнаштырганнан соң, күп кенә комплиментлар яздылар. Күңелгә үтеп керә торган шигырь сайлагансың, диделәр. Кечкенәдән шигырьләр укырга яратсам да, сәхнәдән сөйләгәнем булмады. Университетта укыганда татар филологиясе факультетының бәйрәмнәрендә чыгышлар ясый башладым. Әлеге бәйгедә җиңү минем өчен зур сөенеч.

 

undefined

undefined

“Моң кайтавазы” республика күләмендәге нәфис сүз осталары бәйгесенең 18 яшьтән зурраклар арасында 2 урынга ия булган  Иске Байсар һәм Чуракай мәктәбе директоры Рамил Сәлахов:

-Әлеге бәйгедә беренче генә елымны катнашуым. Чуракай мәктәбендә озак еллар мәктәп директоры гына түгел, татар теле һәм әдәбияты укытучысы да булып эшлим. Шуңа балаларда да әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләүче кеше буларак, мондый бәйгеләргә битараф түгелмен. Үземнең дә өч кызым бар. Алар да Җәлил укуларында берничә ел рәттән алдынгы урыннар алдылар. Олы кызым минем эздән китте. Филология факультетында белем ала. Әсәрләре “Казан утлары” журналында да басылып чыкты. Кызлардан калышасы килмичә, миндә дә бәйгедә катнашу теләге туды. Рифмаларга туры килгән шигырьне бик озак эзләдем. Мәктәп балалары өчен мондый бәйгеләр аеруча мөһим. Андый бәйгеләрдә балалар сәхнәгә чыгып, үзләрен тотарга өйрәнәләр.

undefined

undefinedundefined

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: