Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бәйге, конкурслар

"Әни кирәк!" конкурсына: "Әни кадере"

Арабыздан вакытсыз киткән кадерле Әниебез Яппарова Гөлнур Әбүзәр кызының якты истәлегенә 5 баласы Гөлшат,Илшат,Миләүшә,Нурия исеменнән төпчек кызың Лилиянең сине юксынып язган юллары. Актаныш-Такталачык-Мерәс.

Әни кадере..

Без биш бала үстек, җырдагыча...

Үсмәсәк тә иркә кочакта,

Без бәхетле,пар канатлы идек

Әткәй исән, Әнкәй сау чакта...

 

Гомер аты чабып барган җирдән

Абындымы, әллә сөрлекте..

Әткәй китте, аның арты Әнкәй,

Дөнья җуйды гамен,ямь бетте.

 

Утыздамы, кырык, илледәме-

Мөһим түгел, ничә яшьтә син

Гомер буе Әни кирәк икән,

Әнкәй булган чакта без көчле...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев