Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бәйге, конкурслар

СЕЗ КАТНАШТЫГЫЗМЫ: “Әни кирәк!” бәйгесе җиңүчеләрен күңелле сюрпризлар көтә

Ноябрь аена кояш җылысы, матурлык, наз, ярату бүләк итүче бер бәйрәм бар- Әниләр көне!

Бу атна кадерле әниләребезгә тагын бер кат изге теләкләр тели, яратуыбызны белдерә торган вакыт. 

Якынлашып килүче бәйрәм уңаеннан “Актаныш-информ” «Әни кирәк!» бәйгесен игълан иткән иде.

Бәйгедә актив катнашучылар өчен ул аеруча истәлекле булачак. 24 ноябрь көнне конкурсыбызга нәтиҗә ясап, җиңүчеләрне билгеләячәкбез. 

“Әни кирәк!” бәйгесенә иганәчелек ярдәме күрсәтергә теләк белдерүчеләрнең булуы безне аеруча сөендерде.

“Әни кирәк!” бәйгесен уздыруда район Башкарма комитеты теләктәшлек һәм ярдәм күрсәтә. Шулай ук иганәчеләребез дә бәйгене бәйрәмгә әверелдерергә булыштылар. “БлагоДарение” @fond_blagodarenie Хәйрия фонды,мәсәлән, 7 җиңүчегә кыйммәтле бүләк юллады. Катнашучыларны тагы да күңелле сюрпризлар көтә. 

Әниләренә багышлап шигырьләр язган, иҗат эшләрен фотолар белән баетып АКТАНЫШ-РТ. РУ сайтына урнаштырган катнашучылар арасында иң күп тавыш җыючы- җиңүче дип билгеләнәчәк.

 Бер генә түгел, берничә җиңүчебезне әниләре белән бергәләп 26 ноябрь көне районның Тантаналар залында үтәчәк хөрмәтләү кичәсенә чакырабыз. 

Әле җиңүгә омтылырга тагын ике көн вакыт бар. Сездән тавыш бирүләр көтәбез, кадерле дуслар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев