Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бәйге, конкурслар

“Гөлләрем-гөлкәйләрем- Өй алдыбыз гөлбакча” бәйгесе җиңүчесе- Иске Айманнан социаль хезмәткәр Гөлзирә Камалова

Иске Айман авыл җирлеге районда иң төзек, иң матур җирлек булуы белән билгеле. Халкының тәртипле, әдәпле, әхлаклы булуын раслап ай саен уздырыла торган 25 форма-киңәшмәләрдә дә алдынгы урыннарны гел яулап килә. Районда озак еллар уздырылап килгән “Өй алдыбыз гөлбакча” бәйгесен дәвам итүчеләр дә айманлылар.

    Бәйгенең исемен тагы да тулыландырып “Гөлләрем-гөлкәйләрем- Өй алдыбыз гөлбакча” дип атаганнар. 
Авылда яшәүчеләр өй һәм ишек алларында, капка төпләренә матур итеп чәчәкләр утыртканнар, иҗат җимешләрен инстаграм битенә куеп барганнар.

    Мәдәният йорты җитәкчесе Кадрия Сәетова бәйгедә актив катнашкан барлык авылдашларга “Авылыбызны матурлыкка күмгәнегез өчен зур рәхмәт!”,-дип җиңүчеләргә алдан әзерләгән бүләкләр тапшырды. Алар нәкъ чәчәк утыртучыларның күңеленә хуш килә торган, истәлек бүләкләре арасында чәчәк орлыклары салынган каплар да бар. 
          Мактаулы беренче урынга Гөлзирә Камалова лаек булды. Гөлзирә социаль хезмәткәр. Өлкән яшьтәгеләрне тәрбияләргә дә бакчасында йөзләгән төп чәчәк үстерергә дә өлгерә торган уңган, булдыклы  ханым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодец! Булдыра !

    • аватар Без имени

      0

      0

      Голзирэ АКЫЛЛЫМ син бар якка да булгансын молодец котлыйбыз