Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бәйге, конкурслар

Сөю мәңгелек

Гашыйклар көне уңаеннан, газетабызда бүгеннән елның беренче конкурсын башлыйбыз.

Хөрмәтле укучыларыбыз! Тиздән, бик тиздән, үзенең кырлач салкыннары белән гыйнвар ае да артта калачак. Карлы-буранлы февраль аена аяк басарга да санаулы көннәр генә калып килә. Ә
күпләр февральне мәхәббәт, гашыйклар ае дип атый. Чөнки нәкъ менә әлеге айда Гашыйклар көнен билгеләп үтәргә гадәтләнеп киттек.

Миләтебезгә хас бәйрәм булмаса да, яшь-җилкенчәк аеруча дулкынлану белән көтеп ала аны.

“Мәхәббәт ул – үзе иске нәрсә, ләкин һәрбер йөрәк аны яңарта” дигән бит Такташ та. Ә без исә, 14 февраль– Гашыйклар көне уңаеннан, газетабызда бүгеннән елның беренче конкурсын башлыйбыз.

“Сөю – мәңгелек” дип аталган әлеге бәйге мәхәббәт, хөрмәт, ярату хакындагы иҗади эшләргә багышлана.

“Иң үзенчәлекле мәхәббәт тарихы” – сөйгән ярыгыз белән танышу, очрашу, гаилә кору хакында хикәя.

“Иң сихри очрашу” – көтелмәгән маҗаралы очрашу хакында хикәя.

“Иң үзенчәлекле тәкъдим ясау” - һәркемнең хәтерендә сөйгән кешесенең тәкъдим ясавы саклана, шул турыда язып җибәрегез, яисә яшь парларга тәкъдим ясау серләрен ачыгыз.

“Иң тәмле мәхәббәт ризыгы” – рецепт, аның фотосын һәм әлеге ризык белән бәйле вакыйганы язып җибәрегез.

Язмалар 10 февральгә кадәр кабул ителә.
12 февраль көнне җиңүчеләргә махсус бүләкләр тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев