Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бәйге, конкурслар

ТАГЫН БЕР ҖИҢҮ: Чуракайдан Ралия Минһаҗевага Ирина Волынец 20 мең сумлык сертификат тапшырды

Казанның «Мәскәү» мәдәният үзәгендә «Бала хокук дәрьясында» VII Республика мәгълүмати — социаль видеороликлар конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.

10 сентябрьдән 20 октябрьгә кадәр җибәрелгән 323 ролик арасыннан жюри 10 җиңүчене сайлаган. Моннан тыш, 13 өстәмә бүләк булдырыла. Иң яхшы роликлар авторларына 20 мең сум күләмендә дипломнар һәм премияләр тапшырылды. Җиңүчеләр арасында Чуракай мәктәбе укучысы Ралия Минһаҗева да бар.

Ралиягә һәм аның укытучысына Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец дипломнар, акчалата бүләккә сертификат тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев