Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бәйге, конкурслар

Теләкәй авыл җирлеге- “Татнефть” АҖ “Игелек энергиясе” грантларының VI конкурсы җиңүчесе

Теләкәй авыл җирлеге “Татнефть” АҖ “Игелек энергиясе” грантлары бәйгесендә беренче тапкыр катнаша.

     “Балаларга-иң яхшысы!” проектын авыл балаларына уен-спорт зонасы булдыру максатын күздә тотып яза теләкәйлеләр.

Авыл җирлеге җитәкчелегенә спорт комплексы һәм карусель сатып алу өчен 100 мең сум акча кирәклеген исбатлап проектны якларга туры килә. Әлеге проект Татарстандагы сәламәтлек саклау һәм туризм өлкәсендәге иң яхшы 78 проект арасына керә.

      Бүген Теләкәйдә грант акчалары тулысынча үзләштерелгән. Авыл җирлеге, балалар бакчасы һәм мәктәп урнашкан территориягә  уен-спорт мәйданчыгы урнаштырылды. Балалар яңа җиһазларны сынап карады инде. 

Реклама


     Авылда кеше саны азаеп барса да киләчәккә өмет белән карый җитәкчелек.

Җирлек башлыгы Таһир Харрасов “Мәктәптә 34 бала укый, балалар бакчасында 9 бала тәрбияләнә, быел ике бала туды, тагын берсенең дөньяга килүен көтәбез. Шулай булгач, бу мәйданчыкта балалар шау-шуы тынып тормас”,- дип киләчәккә якты өметләр баглавын әйтте. https://www.instagram.com/tv/CSOWvm2qU97/?utm_source=ig_web_copy_link


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев