Актаныш

“Триммер” үлән чапкычы иясен тапты

Бүләкне аның өенә илтеп тапшырдык.

“Актаныш таңнары” газетасына язылучы абунәчеләр арасында бүләкләр уйнату матур бер традициягә әйләнде. Күптән түгел генә ике бәхетле язылучыбыз унар чебигә ия булган иделәр. Менә тагын бер зур бүләк үз иясен тапты. Бу юлы без “Триммер” үлән чапкычы уйнаттык.

Әлеге бүләккә ия булу өчен уенның шартлары да ул тикле катлаулы түгел иде. Бары тик 2020 елның икенче яртыеллыгы өчен “Актаныш таңнары” газетасына  15 июньнән алып, 27 июнь аралыгында язылырга һәм аның квитанциясен мөхәрриятебезгә китерергә генә кирәк иде. Бәхетен сынап карарга теләүчеләрне артык күп булды дип әйтеп булмый. Бары тик 62 абунәче генә квитанцияләрен китерде.

30 июнь көнне мөхәрриятебездә  коронавирус пандемиясе сәбәпле, кеше җыймыйча гына, инстаграмм челтәрендә турыдан-туры эфирда бүләкне уйнаттык. Бәхет Актаныш авылы, Муса Җәлил урамында яшәүче Фәйрүзә апа Мәрдәновага елмайды. Бүләкне аның өенә илтеп тапшырдык.

Реклама

Капка төбенә үк чыгып каршы алган Фәйрүзә апа бүләк отуына бик озак кына ышана алмыйча торды.

-Мондый зур бүләк түгел, кечкенәсен дә үз гомеремдә дә отканым булмады. Шуңа алырга да куркып торам, -дип елмайды ул. – 1964 елда Актанышка килгән идек. Шуннан бирле район газетасын даими алдырабыз. Аның исемнәре дә үзгәрде. Әмма җисеме үзгәрмәде. Район яңалыклары белән таныштырып торучы басма ул. Өлкән яшьтә булсам да, беренче битеннән башлап укып чыгам.  2020 елның икенче яртыеллыгына мөхәррияттән барып алу шарты белән үзегезгә барып язылган идем. Җиңәрмен дип уйламадым да. Бик зур рәхмәт, сезгә, балалар. Исән-сау эшләгез.

“Актаныш мәгълүмат-мөхәррият үзәге” җитәкчесе Руслан Усманов Фәйрүзә апага, шулай ук барлык абунәчеләргә дә рәхмәтен җиткерде.

-Башка елларда ярты елга язылучылар арасында бер тапкыр гына бүләк уйнатсак, бу юлы аны өлешләргә бүләргә булдык. Алдан чебиләр уйнаткан идек. Хәзер “Триммер” үлән чапкычы уйнаттык. Алга таба да мондый бүләк уйнатулар булыр, бүләкләре дә шулай зурдан булыр дип өметләнәбез. “Актаныш таңнары” газетасы белән бергә калыгыз, исән-сау булыгыз, -диде ул.

undefined

undefined

undefined

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: